Татарстан командасы Идел буе округының наркологлар арасында футбол турнирында җиңде
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанда «Кубок 5 лет ФК РНД» Идел буе федераль округының наркологик диспансерлар һәм тернәкләндерү үзәкләре командалары арасында мини-футбол турниры тәмамланды.
Ярышта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры, Ульяновск өлкәсе клиник наркология хастаханәсе һәм Татарстанның тернәкләндерү үзәкләре вәкилләре командалары катнашты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Медицина хезмәткәрләре үз үрнәкләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар һәм республикада яшәүчеләрне спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итәләр», — диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко.
24 сентябрьдә Татарстан медиклары арасында спартакиаданың финал этабы узачак, дип искәртте министр урынбасары.