1 августтан «ШАЯН ТВ» телеканалында «Тик Ток» «ШАЯН ТВ» фабрикасы эшли башлый
(Казан, 31 июль, «Татар-информ») 2021 елның 1 августыннан "ШАЯН ТВ" телеканалында "Тик Ток" "ШАЯН ТВ" фабрикасы үз эшен башлап җибәрә. Бу хакта каналның матбугат үзәге хәбәр итә.
Тик Ток" "ШАЯН ТВ" фабрикасының төп максаты - татар телен популярлаштыру, татар балаларын берләштерү.Тик Ток "ШАЯН ТВ" фабрикасын ачып җибәрү белән бергә махсус контент ярдәмендә бөтен дөнья балаларын туган телгә , милли мәдәнияткә тарту мөмкинлеге туачак.
Тик Ток кушымтасына сылтама @shayan_house