Әлмирә Әдиятуллина белән хушлашу бүген Самосырово зиратында була
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ветеран журналист, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмирә Әдиятуллина белән бүген Самосырово мөселман зиратында хушлашачаклар. «Җеназа намазы 14:30да Мамадыш трактында урнашкан Самосырово зиратында булачак», — дип хәбәр итте «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ярдәм» фонды матбугат хезмәткәре. Искәртеп үтик, Әлмирә Әдиятуллина бүген Казанда вафат булды .