Әгерҗе полиция капитаны трассада машинасы ватылган Пермь кешесенә ярдәм иткән
(Әгерҗе, 20 июль, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗе районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы, полиция капитаны Айдар Әхмәтшин «Песәй-Крынды» юлының 38 чакрымында авария сигнализациясе эшләп торучы ВАЗ автомобилен күреп туктый.
Транспорт чарасы янында дүрт кеше була. Юлчылар белән аралашу барышында полицейский аларның Пермьнән Ростов-Донга юл тотуын ачыклаган. Аңлаешсыз сәбәпләр аркасында автомобиль сүнә башлый. Йөртүчесе үзе генә машинаны ремонтлый алмый.
Автоинспектор аларга автомобильне төзәтергә ярдәм итә. Юлчылар полицейскийга рәхмәт белдергән.