Сораштыру: Быел Россиядә яшәүче һәр бишенче кеше хезмәт хакына өстәмә акча алган
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Эш эзләү буенча зур сервисның тикшерү мәгълүматлары буенча, 2021 елның беренче яртысында Россиянең һәр бишенче кешесе хезмәт хакына өстәмә акча алган, дип хәбәр итә РИА Новости.
Тикшеренүдә Россиянең барлык төбәкләреннән эшли торган биш меңнән артык кеше катнашкан.
«Россиядә яшәүче һәр бишенче кеше (21 процент) сораштыруда быел хезмәт хакларына өстәмә акча алуын күрсәтте. Тикшеренүләрдә ел башыннан хезмәт хакы арттырылган катнашучыларның 48 проценты алдагы керемнең 10 процентына кадәр артуы турында сөйләде», — диелгән тикшеренүдә.
Сораштырылучыларның тагын 45 проценты 10 проценттан 30 процентка кадәр өстәмә акча алган. Россиялеләрнең 4 проценты хезмәт хакы 30-50 процентка артуын, ә респондентларның 3 проценты ай саен түләнә торган түләүләрнең 50 процент һәм аннан да күбрәк артуын әйтә.
Сервис үткәргән башка сораштыруда эш бирүчеләрнең яртысыннан артыгы (54 процент) 2021 елда үз хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттырулары хакында сөйләгән.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, сораштыру мәгълүматларына караганда, россиялеләрнең 11 проценты коронавируска вакцинация узмыйча эш таба алмаган.