Милли китапханәдә «Музыкаль Казан» лекциясе була
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 16 июль көнне 19:00 сәгатьтә Камилә Кадырованың «Музыкаль Казан» лекциясенә чакыра.
Чара Рөстәм Яхин тууына 100 ел уңаеннан уза, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Лекциядә Сәйдәшев, Яхин иҗатлары турында сөйләшербез, Рөстәм Яхинның әсәрләрен тыңларбыз», диелә хәбәрдә.
Теркәлү өчен сылтама профильдә.