1 июльдән Төркиядә комендант сәгате бетерелә
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган илдә пандемия аркасында кертелгән комендант сәгате 1 июльдән тулысынча бетерелү турында хәбәр итте.
«Бүген министрлар кабинеты утырышында без карар кабул иттек. 1 июльдән комендант сәгате тулысынча бетерелә. Дәүләт оешмалары гадәти эш сәгатенә күчә. Җәмәгать транспортын файдалану өчен яшь чикләре бетерелә», — диде Эрдоган телевидение аша мөрәҗәгатендә. Бу хакта РИА Новости язды.
1 июньнән Төркиядә коронавируска каршы чараларны йомшарттылар. Комендант сәгате кыскарды (22.00-05.00), якшәмбе көнне тәүлек әйләнәсе карантин кертелде. Кафе һәм рестораннары клиентлар кабул итә башлады, спортзаллар эшли, туйлар уздырырга рөхсәт ителде, диелә хәбәрдә.