Гарик Сукачёв командасы татарча «Ай, былбылым» җырын башкарган
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Гарик Сукачёв командасы татарча «Ай, былбылым» җырын башкарган.
«Команда татар халык җырын изге Рамазан ае ахырында чыгарырга әзерләнгән иде. Бөтен илне тетрәндергән фаҗига булгач, без җырны 11 майда Казанда булган фаҗига корбаннарына, аларның якыннарына, бу кайгы кагылган кешеләргә багышлыйбыз», — дип язылган Гарик Сукачевның рәсми аккаунтында.