Оренбург өлкәсенең 150 мәчетендә дә бәйрәм намазы укылды
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Бүген Оренбург мөселаннары да иртәдән үк мәчетләргә Ураза Гаетенә җыелды. Шәһәрнең 5 мәчетендә дә бәйрәм намазлары узды. Шәһәрнең Җәмигъ мәчетенә намазга килүчеләр бигрәк күп иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Өлкәнең 150 мәчетендә дә намаз укылды», — дип хәбәр итте Оренбург өлкәсе мөселманнары мөфтие Әлфит хәзрәт Шәрипов.