Казанда Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев истәлегенә аллея уттыртылар
![Казанда Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев истәлегенә аллея уттыртылар](https://tatar-inform.tatar/attachments/db59dbd2b3248f593381e1e5fdcb6c3fe02581c9/store/fill/780/440/ab988694ddbb5d2cd051355edbb5e98437fda8a10f74c9c63efafd75c74e/DEN_4643%5B1%5D.jpg)
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Кичә Татарстан башкаласында, елга порты каршында Советлар Союзы Герое, Казанның мактаулы гражданины Михаил Девятаев истәлегенә 12 агач утырттылар. Шушы чара белән шәһәрдә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе башланды. Анда геройның оныгы Ирина Девятаева да катнашты.
Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең Татарстандагы берләшмәсе әгъзалары шундый чара үткәрү инициативасы белән чыккан.
«Без мондый тәкъдимне бик шатланып кабул иттек һәм яшьләребезне хуплап каршы алдык. Армиядә хезмәт иткәндә мин Михаил Петрович белән аралашкан идем, аны бик яхшы хәтерлим. Ул бик тыйнак кеше, хөрмәткә лаеклы ветеран иде», — дип искәртте шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Зур булмаган скверны хәзер мәңге яшел агачлар (ун чыршы һәм ике эрбет) бизәп тора.
Бөек Ватан сугышы елларында Михаил Девятаев әсирлеккә төшә, авыр шартларда да качу планын төзи һәм ниятен тормышка ашыра. Советлар Союзы Герое гомеренең соңгы көннәренә кадәр Казанда яшәде.