Дәүләт ветеринария учреждениеләрендә котыру авыруыннан бушлай вакцина ясыйлар
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның дәүләт ветеринария учреждениеләре йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына котыру авыруыннан түләүсез прививка ясый башлады, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. «Ветеринария белгечләре хуҗалыкларда йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына вакцинация үткәрү өчен торак пунктларга чыга. Хайваннарның котыру авыруына профилактика халык өчен бушлай үткәрелә», - диделәр министрлыкта. 2015 ел белән чагыштырганда, Татарстанда хайваннар котыру очракларын теркәү 8,5 тапкыр кимегән. Моңа профилактик чаралар, шул исәптән барлык авыл хуҗалыгы хайваннарын вакцинацияләү, мәчеләргә һәм этләргә максималь вакцинация ясау, кыргый хайваннар санын җайга салу буенча чаралар үткәрү, халык белән аңлату эшләре алып бару ярдәм итте. Моннан тыш, ел саен республикада үрчи торган кыргый хайваннарга котыру авыруыннан иммунизация үткәрелә. Быел алар яшәгән урыннарда 1,8 мең доза вакцина салу планлаштырыла.