Кисловодскида Үзәк мәчет янында «Рамазан чатыры» ачылды
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Кисловодскида Үзәк мәчет янында «Рамазан чатыры» урнаштырылды, анда изге ай ахырына кадәр дин тотучылар ифтарга җыела. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. «Ифтарлар социаль дистанцияне үтәп, ачык һавада уза», диелә хәбәрдә. Ифтарларга ризык китерүне хәйриячеләр тәэмин итә, алар төрле ризыклар, шул исәптән милли ашлар белән дә сөендерергә тырыша. Ифтар ашларында хатын-кызлар да катнаша ала. Кисловодск шәһәре имамы Әслан-Хаҗи Шаманов билгеләп үткәнчә, кичке ифтарлар шәһәрнең үзәк мәчетендә генә түгел, ә өч бистәдә дә уза. Быел Рамазан ае 12 майга кадәр дәвам итәчәк.