Татар опера һәм балет театрында кабат «Алтын Казан» мюзиклын күрсәтә башлыйлар
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә беренче «Алтын Казан» татар мюзиклы кабат күрсәтелә башлый.
«Татар-информ»га театрның әдәби бүлек мөдире Жанна Мельникова хәбәр иткәнчә, театр репертуарына Эльмир Низамов музыкасына Михаил Панджавидзе куйган мюзиклны репертуарга кертү күп сораулар тудырды һәм шулай булып кала да.
«Беренчедән, әйдәп баручы партияләргә штаттан тыш биш театр артисты чакырыла, аларның барысын бергә җыю — бик гади мәсьәлә түгел, чөнки аларның һәрберсе актив эшчәнлек алып бара», — ди ул.
Жанна Мельникова сүзләренчә, икенчедән, оркестр составына әлеге мюзикл өчен электрон һәм джаз музыка кораллары, аерым алганда, клавишалылар, бас-гитара, барабан җайланмасы, саксофон, торбалар һәм тромбоннар кертелергә тиеш.
«Премьерага бу юлы да Мәскәү джаз оркестрыннан Вадим Эйленкригның унбишләп артисты чакырылган иде. Бу кыенлыклар безгә вакыт-вакыт театр сәхнәсендә «Алтын Казан“ны прокатка алуга комачауламас дип ышанабыз, әмма нинди вакыт аралыгы белән булачак — әйтүе кыен», — дип сөйләде Мельникова.
«Алтын Казан» мюзиклын татар музыка театры сәхнәсендә күрсәтү өч тапкыр — 25-27 апрельдә узачак.