Казанда мәктәп янында хуҗалык бинасы яна
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Адоратский урамындагы 113нче мәктәп белән янәшә хуҗалык бинасы яна. Шаһитлар куе төтен чыгуын видеога төшергән.
Ачыкланганча, бер катлы кирпеч хуҗалык бинасының түбәсе яна. Урынга янгын сүндерүчеләр килгән.
«Элек бу бинада тир иде, аннары озак вакыт буш торды. Күптән түгел ремонт эшләре башланды, түбәне караганнардыр», — диде биредә яшәүчеләрнең берсе.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзер янгынны сүндергәннәр. Янгын 40 кв.метрга зыян китергән, имгәнүчеләр юк. Хәзер янгын чыгу сәбәпләрен тикшерәләр.