Галимә Нәфисә Минһаҗева: Казан сулыкларында тотылган балыкның итен генә ашарга ярый
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева Казан тирәсендәге сулыклардан тотып алган балыкларның итен генә ашарга яраклы булуын әйтте. «Казан һәм башкалабыз тирәсендәге сулыкларда балык тотарга яраталар. Анда тотылган балыкның итен генә ашарга ярый. Балыкның башы, эчке органнары, лайлалы урыннарында зарарлы матдәләр — авыр металлар җыела», — дип сөйләде галимә Jadidfest фестивалендә.