Татарстанда 81 яшьлек әби, сигнал авазын ишетеп, төнге янгыннан урамга чыгып котылган
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген төнлә Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылында шәхси йортта янгын чыккан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, шул хактагы хәбәр 101 янын сагы номерына төн уртасында килгән. Берничә минуттан соң фаҗига булган урынга янгын сүндерүчеләр һәм авыл җирлеге башлыгы да килеп җиткән. Коткаручыларны 81 яшьлек хуҗабикә каршы алган. Ул аларга өйдә бүтән беркем дә булмавы хакында хәбәр иткән.
Ут белән көрәшүчеләр тиздән янгынны сүндергән, аның гомуми мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән. Хуҗабикә сүзләренчә, ул төнлә янгын турында хәбәр итү җайланмасының тавышын ишетеп уянган һәм тиз генә урамга чыккан. Җайланманы узган елда Теләче районы хисабына урнаштырганнар.
Янгын электр приборларын дөрес файдаланмау сәбәпле чыккан дип фаразлана.