Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын өч кешенең гомере өзелде. Шулай итеп, пандемия вакытында республикада 423 кеше үлгән.
1950 елда туган бер хатын-кыз һәм 1935 һәм 1955 елларда туган ике ир-ат вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Үлем сәбәпләре патолог-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде» ,- диделәр матбугат хезмәтендә.
Соңгы тәүлек эчендә республикада Covid-19 йогышының 37 очрагы ачыкланган.