Татарстанда ир-ат тәмәке төпчегеннән капкан уттан диванында һәлак булган
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Бөгелмәдә, Гафиятуллин урамындагы торак йортларның берсендә беренче каттагы фатир янган. «Татар-информ»га бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Янгын турында хәбәр төнлә 101нче янгын сагы номерына килгән. Янгын сүндерүчеләр килеп, берничә минуттан соң 1 квадрат метр мәйданда утны сүндергән. Башлангыч фаразлар буенча, янгынның сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке булырга мөмкин.