Бөгелмәнең баш архитекторы «Архитекторлар.рф» белем бирү программасы финалисты булды
(Бөгелмә, 13 март, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Бөгелмә, Әлмәт, Сочи, Төньяк Байкальск, Кострома һәм Саратов өлкәсенең Татищев муниципаль районының баш архитекторлары «РФ архитекторлары» бушлай белем бирү программасының өченче агымы финалистлары исемлегенә керде. Өченче агымда барлыгы 100 белгеч финалга чыкты. «Финалга чыгучылар арасында дәүләт һәм муниципаль идарә вәкилләре, архитекторлар, шәһәр тирәлеген дизайнлау белгечләре, шәһәр планланын төзүчеләр, урбанистлар, социологлар, аналитиклар, девелопер һәм инженер компанияләре хезмәткәрләре, фәнни хезмәткәрләр һәм реконструкция белгечләре бар», — дип хәбәр итә ТАССка сылтама белән район басмасы. «РФ архитекторлары» программасында катнашучыларга биш белем бирү модуле узарга туры киләчәк, шуларның берсе онлайн-форматта үтәчәк. Беренче модульгә Мәскәүдә 28 мартта старт бирелер дип планлаштырыла, ул 4 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Программаның өченче агымында катнашучыларны укыту 2021 елның сентябрендә тәмамланачак. «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты үз алдына «Начар мохитле шәһәрләр» санын ике тапкыр киметү бурычын куя.