Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт кеше үлгән
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 1931, 1942, 1955 елда туган өч хатын-кыз һәм 1946 елда туган ир-ат вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», диелә бу хәбәрдә. Бүгенге көнгә республикада коронавирустан барлыгы 364 үлем очрагы теркәлгән. Татарстанда соңгы тәүлектә 50 кеше коронавирус йоктырган .