Түбән Кама авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен үз продукцияләрен тәкъдим итәргә өйрәттеләр
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Түбән Камада «Экоагропарк»ның булачак резидентлары «Ковер» яшьләр инициатива үзәгендә җыелып фикер алышты, продукцияне отышлы сату нигезләренә өйрәнде. Очрашуда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Мондый зур проектны экспертлар һәм белгечләр ярдәмендә башлавыбыз символик мәгънәгә ия. Без көндәшлеккә сәләтле булырга һәм сәүдә итә белергә өйрәнергә тиеш», — диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин. Агропарк апрель аенда ачылырга тиеш. Анда, нигездә, яңа җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак. Биредә 35 сәүдә урыны, 17 резидент һәм өстәмә рәвештә продукция белән 20 тәэмин итүче булуы планлаштырыла. Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен, барлык төр азык-төлек, шул исәптән башка товарларны да сатып алу мөмкинлеге булдырылачак. Биредә барлык эшкуарлар өчен дә яхшы шартлар тудырылачак, аренда түләве түбән булачак, суыту җиһазлары куелачак. Сату өчен билгеләнгән барлык продукция контроль узачак. Парк территориясендәге ветеринария табибы эшләячәк. Бәяләр продукциянең сыйфатына бәйле, әмма сатып алучылар өчен отышлы булачак.