Рөстәм Миңнеханов: Юлны киңәйтү генә бөкедән коткармый, эш урыннары булдырырга кирәк
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Казан яны бистәләрендә хәрәкәт тыгызлыгын бушату өчен, трассаны киңәйтү генә коткармый, эш урыннары булдырырга кирәк.
«Ниндидер территориядә төзегәндә, без аны комплекс итеп карарга тиеш. Балалар бакчалары да, мәктәпләр дә, башка учреждениеләр дә булырга тиеш. Бу территорияне комплекслы өйрәнү дип атала. Безнең иң зур хата — агломерацияле торак комплексларын төзибез, ә бөтен халык иртән тора да, шәһәргә бара, кич кире тагын кайталар», — диде Президент журналистлар белән очрашуда.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, программалар бар, гамәлгә ашырылачак. «Безгә бу агломерацияләрдә индустриаль парклар, технопарклар булдырырга кирәк. Лаеш трассасы тулы, тагын бер юл төзесәк тә, җиңмибез. Питрәч, Биектау, Яшел Үзән районнарына чыгу юлларын карагыз», — диде Президент.
Ул бистәләрдә, яңа торак комплексларда инфраструктура булдырмый, эшмәкәрләр тапмый торып, бөкеләр темасы һәрвакыт проблема булачагын әйтте.
«Трассаларны тәртипкә китерү кирәк, ләкин аларны киңәйтү генә коткармый, эш урыннары булдырырга кирәк. Шәһәргә баланы йөртү эш мени инде ул?! Эшләячәкбез, төзелеш буенча планнар бар», — диде Рөстәм Миңнеханов.