Берлекнең яңа рәисе Ркаил Зәйдулла урынбасар итеп Илсөяр Иксанованы алырга мөмкин
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучылар берлеге рәисенең бер урынбасары шагыйрә Илсөяр Иксанова булырга мөмкин. «Бер урынбасар Илсөяр Иксанова булыр, бәлки. Әлегә башкасын әйтә алмыйм», — диде яңа гына рәис итеп Ркаил Зәйдулла. Яңа рәис Татарстан Язучылар берлегенең яңа идарә составына хатын-кыз язучыларны күп кертүенә басым ясады. 27 язучыдан торган идарә составында сигез хатын-кыз язучы бар. Болар — Дания Заһидуллин, Илсөяр Иксанова, Лилия Гыйбадуллина, Алена Кәримова, Луиза Янсуар, Гәүһәр Хәсәнова, Нәбирә Гыйматдинова, Ольга Иванова. Бүген Татарстан Язучылар берлеге үзенең чираттагы корылтаен үткәрде. Язучылар алдагы 4 елга үзләренең яңа рәисләрен сайлап куйдылар. 122 тавыш белән Ркаил Зәйдулла сайланды.