Татарстанда 1 градуска кадәр җылытачак
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Сишәмбе Татарстанда җепшек кар явуы көтелә.
«Болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явачак», - диелә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәрендә.
Көндезге сәгатьләрдә җепшек кар, көчле җил, урыны белән буран көтелә.
Төнлә 14-19 градуска кадәр салкын була, көнчыгыш районнарда -25 градуска кадәр булачак. Иртәнге сәгатьләрдә 8-13 градуска, көнчыгышта 18 градуска кадәр салкын күзәтелә. Көндез исә, алдан фаразлаулар буенча, -4 тән + 1 градуска кадәр булачак. Көнчыгышта температура -8 градустан артмаячак.
Юлларда бозлавык фаразлана.