Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус йоктырган
![Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус йоктырган](https://tatar-inform.tatar/attachments/f518a20335c695445af48186d510bbb8b406da42/store/fill/780/440/1a2bdfd39e933064d3f3d372a92235901c37141b559cdf3b1a1a22bdee8a/80248CE6-4A99-4AE4-BF14-1CE97E2834AF.jpeg)
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда бер тәүлектә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сүзләренчә, узган тәүлектә белгечләр 7,8 мең тест үткәргән. Татарстанда 5 348 кеше табиблар күзәтүендә, алар коронавирус белән авыручылар белән аралашкан яки үзләре авырый.
«Республикада 14 585 кеше (узган тәүлектә — 10 кеше) терелгән», — дип өстәде Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков.