Казанның 177нче гимназиясе укучылары Миңнехановны туган көне белән котлады
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Казанның 177нче гимназиясе укучылары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны туган көне белән җырлап котлады. «Шатлык» балалар хоры республика җитәкчесенең уңышлары турында җырлаган. Клипны уку йортының Инстаграм битенә куйганнар. «Бүген 1 март язның беренче көне генә түгел, ә Татарстан Республикасы Президентының туган көне дә. Лицейның „Шатлык“ ансамбле сезне котлый!», диелгән хәбәрдә.