Казахстанда «Кайтпай Солтан» яңа мәчете нигезенә беренче таш салдылар
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Наурызбай кажы Таганулы Атырау шәһәре янындагы Еркинкала авылында 500 урынлы «Кайтпай Солтан» яңа мәчете нигезенә беренче таш салган. Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр иткәнчә, тантанада Атырау өлкәсе акиме Махамбет Досмухамбетов та катнашкан. Төбәк башлыгы Махамбет Досмухамбетов шулай ук иң изге теләкләрен җиткергән һәм мәчетнең җәмгыятьтәге ролен билгеләп үткән. «Кайтпай Солтан» мәчете җирле халык инициативасы буенча төзелер дип көтелә. Иман йорты казах милли стилендә салыначак. Төзелеш эшләрен бер елдан соң тәмамларга ниятлиләр. Мәчеттә 500 урынлы Коръән уку залы, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз уку заллары, шулай ук дәресханә булачак. Иман йорты янында ашханә һәм имам йорты төзү күздә тотыла. Бүгенге көндә Атырау өлкәсендә 34 мәчет исәпләнә, диелә хәбәрдә.