Миңнеханов: Кулланучылар җәмгыяте мәктәпләрне азык белән тәэмин итүдә катнашсын иде
![Миңнеханов: Кулланучылар җәмгыяте мәктәпләрне азык белән тәэмин итүдә катнашсын иде](https://tatar-inform.tatar/attachments/dbdf2a5d2038a699fa9acd36c4d9fe15c3b4767f/store/fill/780/440/0a03a076171dd2450bac387458b00bf3376482fc3adbf805f54c67614fe2/view_7113019_5023989.jpg)
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан кооператив институтында узган җыелышта кулланучылар җәмгыятьләренең мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләсен күтәрде. «Мәктәптә туклану — актуаль мәсьәлә. Кулланучылар җәмгыятьләре бу эштә активрак катнашсын иде. Авылларда бар азык-төлек өр-яңа, кайдандыр кайтартасы юк. Уңай мисал әйтәсем килә: Саба районында кулланучылар җәмгыяте мәктәпләрне кайнар азык белән тәэмин итә. Башка кулланучылар кооперацияләре дә үрнәк алсын иде. Эшнең яңа формаларын эзләргә кирәк», — дип тәкъдим итте ул. Рөстәм Миңнеханов Кулланучылар кооперациясе өчен кадрлар белән тәэмин итү дә актуаль булып калуын билгеләп узды. «Безнең бурыч — кулланучылар кооперациясе күләмен саклап калу һәм арттыру», — дип сөйләде ул.