Түбән Камада туберкулез белән авыручылар саны кимегән
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Туберкулезга каршы диспансерның узган елгы эшенә йомгак ясалды. Анда Түбән Камада туберкулез белән авыручылар саны кимүен хәбәр иттеләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «2019 ел белән чагыштырганда, Түбән Камада туберкулез белән авыручылар санының 18,8 процентка кимүен һәм хәзер 100 мең кешегә 20,3 очрак тәшкил итүен, моның республикада иң түбән күрсәткеч булуын җиткерде. Узган ел туберкулез 56 түбәнкамалыда, шул исәптән ике яшүсмердә ачыкланган», — диде баш табиб Илдар Камалетдинов. Шулай ук баш табиб Түбән Кама туберкулезга каршы диспансерының 649 мең кеше исәпләнгән тагын 8 районга хезмәт күрсәтүен искә төшерде, болар — Зәй, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Азнакай, Бөгелмә, Ютазы һәм Баулы. Диспансерда 128 кеше эшли, шул исәптән 13 табиб, шуларның 6 сы — пенсия яшендәге белгечләр. Быел диспансерга өч яшь табиб киләчәк. Узган ел планлы медицина ярдәме күрсәтү катлаулы булуга карамастан, диспансерда флюорография тикшерүләре буенча планны үти алганнар. Районда яшәүче 144719 кеше, шул исәптән 8 мең авыл кешесе тикшерелгән.