Уфада дирижер Таһир Камалов истәлегенә багышланган кичә була
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). 11 февральдә 11 февральдә Уфада Башкортстанның Милли симфоник оркестрына нигез салучы Таһир Камаловны искә алу кичәсе була. «Маэстро» дип аталган кичә Уфа сәнгать училищесының Концертлар залында узачак. Анда элек дирижер идарәсендә оркестр даими чыгыш ясаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. «Маэстроны искә алырга чакырам. Аның кырыгы якынлаша. Оркестр музыкантлары аның истәлегенә уйнаячак, алар концертта катнашырга һәм музыка аша аңа үзләренең ихтирамын күрсәтергә телиләр. Һәм без, аның гаиләсе, бу кичәдә катнашачакбыз», — дип язган мәрхүмнең тол хатыны Елена Камалова инстаграмы битендә. Кичә 18.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле. Исегезгә төшерәбез, Башкортстанның халык артисты Таһир Камалов 2021 елның 4 гыйнварында 58 яшендә вафат булды. Ул 1992 елдан 2011 елга кадәр оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры иде.