Фәрит Мөхәммәтшин: Цифрлаштыру буенча закон чыгару инициативалары өстенлекле булачак
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан парламентарийлары Цифрлы үсеш өлкәсендәге закон чыгару инициативаларын өстенлекле тәртиптә караячак.
Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Цифрлы трансформация» семинарында белдерде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.
«Предприятие, учреждение, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының үз эшләрендә, барыннан да элек, халык белән эшне камилләштерүгә һәм аларның проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән яңа алымнар һәм технологияләрне ни дәрәҗәдә нәтиҗәле куллануын карарга кирәк», – диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм бу мәсьәләне аерым контрольгә алырга чакырды.
Парламент башлыгы 2010 елдан Дәүләт Советында «Электрон Парламент» системасы нәтиҗәле эшләвен әйтте. Депутатлар һәм республика халкы арасында «төрле рәсми интернет-платформаларда диалог актив алып барыла».
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына парламент электрон системаларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертелгәнен өстәп әйтте.