Россиядә югары уку йортларында һәм колледжларда стипендия артачак
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Язгы сессиядә Дәүләт Думасы депутатлары Россия вузларында һәм колледжларында стипендияләрне арттыру турында фикер алышачак. Бу хакта «Известия» хәбәр итә. «Бу актуаль мәсьәлә (студентлар стипендияләрен арттыру — Т.И.иск.). Бу юнәлештә эшләячәкбез. Без боларның барысын да аңлыйбыз һәм тоябыз», — дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән комитеты әгъзасы Ольга Пилипенко. Парламентарий вузларда дәүләт стипендиясе 2 мең сум тәшкил итә, ә көллиятләрдә ул тагын да азрак, дип белдерде.