Ркаил Зәйдулланың «Сунар» исемле яңа китабы тәкъдим ителә
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 февральдә, 11.00 сәгатьтә «Әдәби кафе»да (Декабристлар ур., 2 йорт) Ркаил Зәйдулланың автограф-сессиясе булачак. Әлеге очрашу язучының «Сунар» исемле яңа китабы чыгу уңаеннан уздырыла.
Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың әлеге китабына проза әсәрләре — халкыбызның бүгенгесен, үткәнен сурәтләгән хикәя-бәяннары, публицистик накал белән иҗат ителгән язмалары, борынгы шәхесләребез һәм замандашларыбыз турында гыйбрәтле дә, мәзәк тә хәл-вакыйгаларга нигезләнгән миниатюралары туплап бирелде. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.