Татарстанның кайбер районнарыннан Африка чумасы аркасында терлекләр чыгарылмаячак
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда дуңгызлар арасында Африка чумасы таралу сәбәпле, терлекләрне читләштерәләр. Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин имза куйды. Татарстанның Зәй һәм Түбән Кама районнары территориясенең бер өлешеннән терлекләр чыгарылмаячак. Узган ел ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән анда карантин игълан ителгән иде. Сүз Зәй районындагы «Регион» ҖЧҖ һәм «Кармалка ау хуҗалыгы» ҖЧҖ куллана торган җирләр турында бара. Моннан тыш, бу яңа карар Зәй районының Кабан-Бастрык, Перцовка һәм Яңа Пальчиково, Дурт Мунча, Бишсубашы, Түбән Биш, Югары Шәпке һәм Нератовка авылларына, Кармалка бистәсенә, шулай ук Түбән Кама районының Югары Уратма авылына кагылачак.