Яшел Үзән мэры ягып җылыту өчен исәп-хисапны ачыкларга кушты
(Яшел Үзән, 20 гыйнвар, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев бүгенге аппарат киңәшмәсендә ягып җылыту өчен исәп-хисапны ачыкларга кушты. Шунда ук социаль челтәрләр аша килгән гражданнар мөрәҗәгатьләрен карадылар. Шәһәр халкы җиткергәнчә, моңа кадәр исәпләүләр кулай булган, ә хәзер әллә күктән алып язалар, дип зарланалар. Узган атна ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов декабрь аенда күп кенә гражданнарның җылылык өчен югары счетлар алуын игътибар белән тикшерергә кушты. «Кыш көне салкыннар булуы аңлашыла, кайвакыт аномаль да була, ләкин бу җылыту өчен түләүнең кискен артуына йогынты ясарга тиеш түгел. Кирәк булса, идарәче компанияләрнең эшен карагыз, бу очракта халык газап чигәргә тиеш түгел», — дип өстәде Яшел Үзән мэры.