Бөгелмәдә Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышлап күргәзмә ачтылар
(Бөгелмә, 20 гыйнвар, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Бөгелмәдә Татарстан Республикасында Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган картиналар күргәзмәсен ачтылар.
Районбасмасы хәбәр иткәнчә, чараның мәртәбәле кунаклары Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рөстәм Хәбиров һәм аның укучысы Әминә Хәсәнова булды.
Картиналарны тәкъдим иткәннән соң, Рөстәм Хәбиров студентлар һәм педагоглар өчен остаханә оештырды.