БСТ телеканалы Башкортстан журналистлары турында фильм төшерде
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). БСТ телеканалында «Намус эше» фильмы чыкты. «Башинформ» хәбәр итүенчә, бу фильм журналист һөнәренең авырлыгы һәм нечкәлекләре турында сөйли. Әлеге һөнәрнең кешеләрне рухи һәм физик яктан ничек яндыра һәм чыныктыра алуы алуы турында ассызыклана. Фильмны социаль челтәрләрдә һәм БСТ каналында сылтама буенча карарга мөмкин.