Мы в Telegram
Добавить новость
World News in Tatar





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

Мәктәпләрдә СанПиНның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде - «Ватаным Татарстан»

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Сәрия Мифтахова). Россия укучыларының дүрттән бере телефонда көнгә сигез сәгатьтән артык утыра. Maximum Education белем бирү үзәге үткәргән сораштыруда катнашучыларның 27 проценты — 8, 18 проценты — 3, 15 проценты 5 сәгать вакытын сарыф итә. Табиблар балалар арасында күз авырулары берничә тапкыр арткан дип чаң кага. Бу әле — мәсьәләнең бер генә ягы. Заманча уенчыгы акылга да йогынты ясый. Барысын да уйлый башласаң, берничә елдан ни буласын күз алдына китерү дә куркыныч. СанПиНның яңа кагыйдәләре балаларның сәламәтлеген кайгыртуны күздә тота. Физкультминут, күзгә гимнастика, умыртка баганасын төз тоту… Уку йортларында менә шуларга игътибар итәргә җыеналар. Телефон экраны күзгә зыянлы булгач, аны хәзер дәрес вакытында компьютер, электрон чыганак буларак кулланырга ярамый. — Без балаларның сәламәтлегенә бәйле тикшерү үткәрә башладык. Укучыларның сәламәтлеген кайгырту төп бурычларның берсе булачак. Мәктәпне тәмамлаганда укучылар белемле, тәрбияле, сәламәт булсын дисәк, гаджетлардан файдалануга бик игътибар итәргә кирәк, — ди Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов. Яңа кагыйдәләр буенча компьютер каршында утыру вакыты 5 минутка арта. 1 нче сыйныф укучылары анда 20 минут (моңа кадәр 15 минут иде), 10 нчы сыйныф укучылары ярты сәгать урынына 35 минут утыра ала. Әмма чынбарлыкта балалар аннан озаграк файдалана. ДРКБ табибы Гүзәл Яруллина әйтүенчә, яңа СанПиН кагыйдәләре яңалык түгел. — Моңа кадәр дә телефонны куллану вакыты, бала белән компьютер арасында ераклык билгеләнгән иде. Мәктәпләрдә телефон куллану устав нигезендә билгеләнә. Кызганыч, балалар күз авырулары белән 2–3 тапкыр ешрак авырый башлады. Дәрестә телефон куллануны тыю бик дөрес. Аның белән еш мавыгу күзгә генә түгел, умыртка баганасына да зыянлы, — ди ул. Ялганны   яшерү   өчен… Сәламәтлек өчен зыянлы гына түгел, интернет акылдан да яздыра. Күптән түгел Канадада интернет-уеннар белән мавыккан 23 яшьлек егет гаиләсен үтергән. Баксаң, аны университеттан куганнар икән. Әти-әниләре, уллары иң яхшы вузда белем ала дип уйлап, аның белән горурланып йөргәндә, ул уенга бирелеп, укырга йөрми башлаган. Диплом аласы көн җиткәч, егет әти-әнисен, әбисен һәм апасын үтергән. Шул рәвешле, якыннарыннан дөреслекне яшереп калырга маташкан. — Беркөнне мәктәпкә кергән идем, тәнәфес вакытында бөтен бала телефонда утыра. Минем кыз 1 нче сыйныфта укый. Без аңа телефон сатып алмадык. Мәктәптә аны кулланырга ярамый, дип аңлатабыз, каршы килми. Өйдә мультфильмнар карарга рөхсәт итәбез. Балалар әллә нинди куркыныч уеннар уйный икән. Исемен төгәл әйтә алмыйм, әмма бер биремдә, әти-әниеңне үтер, дигәне дә бар дип ишеттем. Ватсап төркемнәрендә балалар ни генә язмыйлар, — ди Казандагы бер мәктәпнең әти-әниләр комитеты әгъзасы Алинә Гарипова. — Мәктәптә телефонның бөтенләй кирәге юк. Аны тыярга дигән закон булса, яхшырак булыр иде. Тәкъдим белән генә ерак китеп булмый. Безнең сыйныфта тартмага җыялар. Гади телефон белән генә йөриләр. Телефон уйлап табучылар үзләренең балаларына аны 10–15 яшь тулмыйча бирмиләр дип ишеткәнем бар. Мәктәпкә   телефон   нигә   кирәк? Закон буенча мәктәптә укучы кулыннан телефонын тартып алырга ярамый. Моның белән замана баласы гына түгел, кайбер әти-әниләр дә килешми. — Сыйныфтагы бер укучым гел телефонда утыра. Түзә алмагач, кулыннан тартып алдым. Икенче көнне 9 нчы сыйныф укучысы Алмаз мәктәпкә юрист булып эшләүче әнисе белән килгән. Янәсе, мин баланың хокукларны бозганмын. Шуннан соң берсенең дә телефонына кагылмадым. Югары сыйныф укучыларына тәрбияче булып йөри алмыйм бит, — ди Казандагы заманча бер мәктәптә белем бирүче Ләйсән Асылова. «Телефон дәрестә нәрсәгә кирәк соң ул?» дигән сорауга төрлечә җавап бирүчеләр бар. Әнә 10 сыйныф укучысы Алия, биремнәргә җавапларны карау өчен кирәк, ди. «5ле»гә генә укыса да, шикләнгән сорауларга җавапны шуннан таба. Шуңа күрә телефонны гел үзендә тота. Укытучылар арасында да, биремнәрне телефоннан эшләтәбез, диючеләрне ишетергә туры килде. Бу мәсьәләдә хәзер нокта куелды. Бер сүз белән әйткәндә, ярамый. Әмма СанПиНның бу кагыйдәсенә ни дәрәҗәдә игътибар бирерләр, билгесез.  «Минем   дәрестә   йөрергә   ярый» — Яңа кагыйдәләр уйланып бетмәгән. Ни өчен дигәндә, дәрестә телефон кулланырга ярамый, ә мәктәпкә аның белән килергә ярый. Әгәр югалса, моның өчен кем җавап бирә: укытучымы? Дәрестә телефон җыеп йөрү — укытучы эше түгел, — ди Арча районының информатика укытучысы Илшат Фәйзуллин. — Телефон дәрес вакытында комачаулый. Әмма тыеп кына проблеманы хәл итеп булмый. Бездә кайбер сыйныф җитәкчеләре телефоннарны җыеп ала. Ләкин кайбер укучылар хәйләли башлады: ике телефон алып киләләр дә искесен укытучыга бирәләр, яңасын яшереп калдыралар. Бу бит — алдашу. Минем дәрестә укучылар аны бер урынга тезеп куя. Балаларны аптыратырга яратам мин. Катгый кысаларда яшәмиләр. Әйтик, минем дәрестә сөйләшергә ярамый, әмма йөрергә ярый. Бала арып китә икән, тәрәзә төбенә барып яки парта арасыннан йөреп килә ала. Ирек биргән очракта, киресенчә, кагыйдә бозарга теләмиләр.   Фикер: Энгель   Фәттахов, Татарстанның   элекке   мәгариф   һәм   фән   министры: — Мәктәпләрдә бүген электрон мөмкинлекләр: ноутбук, компьютерлар бар. Телефон ул балалар психикасына йогынты ясый. Шуңа күрә аны азрак кулландыру яклы. Телефонның дәрестә кирәге юк. Без сәләтле балалар гимназиясендә кесә телефоннарын бер урынга җыя башладык. Башка мәктәпләр буенча да эш алып барабыз. Чит илләрдә бу тәҗрибә күптән кулланыла. Регина   Хәкимҗанова, Кукмара   блогеры: — Мин мәктәпкә телефон белән йөрүгә каршы. Замана балалары зомбига әйләнеп бара. Ярамаган әйберләр карыйлар. Ул ТикТок, Ютубта билдән түбән нәрсә генә юк. Күпбалалы әти-әниләр, тынычлансын дип, сабыйларына телефон тоттырып куя. Олы кызыма мин дә биргәләдем, моның өчен үземне гаепле дип саныйм. Икенчесе белән бу хатаны кабатламадым. Хәрәкәтсез утыруның файдасы да юк. Балаларның теле соң ачыла, сөйләмендә тайпылышлар була. Бу хакта бакчадагы дефектологлар да борчыла. Элек бармак уеннары бар иде. Ул бит телне ачарга да булыша. Бездә дә телефон проблемасы бар. Олы кыз блогер булырга хыяллана. Әле иртәрәк дим. Чикләүләр куеп, ике балага бер телефон бирдек. Кичке аштан соң бер сәгать вакыт бирәбез. Замана балаларын телефон кулланудан тыеп булмый. Әмма интернет тузга язмаган көйләр тыңлау, видеолар карау урыны булырга тиеш түгел. Телефон тәрбиягә комачаулый. Психолог   киңәше: Гүзәл   Низамова, «Сердәш»   үзәге   психологы: — Сенсорлы телефоннан артык файдалану балалар психикасына начар тәэсир итә. Аннан балалар бик күп сигналлар кабул итә. Бу нерв системасын ялыктыра, йокы, туклану тәртибенең бозылуына китерә. Баланың уку теләге югала. Кеше табигате белән кызыксынучан, дөньяны танучан итеп яратылган. Дофамин дигән гормонга бәйле бу. Авырлыкны җиңгәндә, канәгатьлек кичерәсең. Телефонга бәйлелек, виртуаль мавыгулар аркасында, бу гормон бик тиз эшли. Шуңа күрә балага дәрес әзерләү өчен дә ихтыяр көче кирәк була башлый. Хәтере, игътибары начарая. Дуслары белән аралашу кыенлаша. Үсмерләр арасында, яшьтәшләргә караганда, виртуаль дуслар белән язышу җиңелрәк, дип әйтүчеләр шактый. Әгәр дә болай дәвам итсә, аларга тормышка яраклашу авыр булачак. Безгә телефон проблемасы буенча алай еш мөрәҗәгать итмиләр. Гадәттә, тәртип, уку буенча киңәш сораганда, бала телефонда озак утыра дип әйтүчеләр бар. Бу очракта бәйлелекме ул, әллә ялгызлыктан коткару чарасымы — шуны ачыклыйбыз. Телефон куллануга килгәндә, әти-әниләргә кечкенә балаларына чикләү куярга кирәк. Уенны көн саен уйнарга кирәкми, тормышта тагын да кызыклырак шөгыльләр бар, дип аңлатыгыз. Бала телефонын ашаганда гына куеп тора икән, бу инде нормаль күренеш түгел. Телефон өчен көнгә 1–2 сәгать вакыт бирергә була. Әмма бу тәкъдим түгел, һәр гаилә үзе хәл итә. 11–12 яшькә кадәрге балалар белән мондый килешүгә барып була әле. Ә менә үсмерләр чикләгәнне яратмый. Үскән саен, балалар заманча фикер йөртә. Телефонны да әти-әниләрдән яхшырак белә. Балаларны кечкенә чактан ук төрле түгәрәкләргә йөртегез, уңай эмоцияләрне күбрәк бирергә тырышыгыз. Әгәр дуслары арасында, мәктәптә, өйдә бар да яхшы булса, балалар интернет белән мавыкмаячак. Тормышта башка кызыклы әйберләр табачаклар. Балада бәйлелек бар икән, аларны ишетергә, тыңларга өйрәнегез. Уртак фикергә килергә тырышыгыз. Бу теләсә кайсы бәйлелектән котылырга ярдәм итәчәк. Бер   дәрестә   замана   техникасын   күпме   кулланырга   ярый? Интерактив такта: 10 яшькә кадәр — 20, 10 яшьтән — 30 минут. Компьютер: 1–2 сыйныфларда — 20, 3–4 сыйныфларда — 25, 5–9 сыйныфларда — 30, 10–11 сыйныфларда — 35 минут. Видеофрагментлар: 5–7 яшьлек балаларга — 5–7 минут, 1–4 сыйныфларда — 10, 5–9 сыйныфларда 15 минут күрсәтергә ярый. Шулай ук укыта торган техниканың диагональләре дә билгеле. Бу сан интерактив такта өчен — 165,1 сантиметр, компьютер яки ноутбукка — 39,6. Планшетныкы 26,6 сантиметрдан ким булмаска тиеш.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

SHOT: к организаторам шоу Егора Крида предъявили судебный иск на 320 тыс руб



VIP

Бурятский театр «Ульгэр» показал на выставке «Театральная весна» кукольный постановку: Россия, Дети, нацпроект Культура






Новости 24 часа

Азербайджанский мигрант возмутился из-за того, что в Калининграде суд назначил 4,5 года лишения свободы за убийство в ДТП школьницы. Видео



Game News

RPG Battle of Souls доступна в Google Play 2 стран



Москва

РОССИЯ И КИТАЙ: В МИРЕ ВОЗМОЖНА ГЕГЕМОНИЯ ЛИШЬ ИНТЕРЕСА НАРОДА, ЗАКОНА, ИСТИНЫ И СПРАВЕДЛИВОСТИ.



News Every Day

Gunmen open fire and kill 4 people, including 3 foreigners, in Afghanistan's central Bamyan province



Авто

Фикс-тариф будет доступен всем пользователям BelkaCar



Москва

В одном из парков Москвы нашли тело 13-летней девочки



Тимати

Мама Тимати объяснила, почему внуки Ратмир и Алиса могут не сблизиться



Москва

В суд поступила жалоба на продление ареста фигурантам дела о теракте в «Крокусе»



WTA

Потапова проиграла на старте турнира WTA-500 в Страсбурге



Москва

В столице Туркменистана - Ашхабаде открыли памятник легендарному армянскому поэту и композитору Саят-Нове



Армения

Лукашенко лоббирует интересы Алиева по изоляции Армении



Симферополь

Россия, Культура и Дети: детский конкурс эмблемы обьявил Театр кукол в Улан-Удэ



Москва

Лукашенко лоббирует интересы Алиева по изоляции Армении



Москва

Сергей Собянин: Москва увеличивает объемы специализированной медицинской помощи



Москва

Бухалово и Париж: откуда появились необычные и смешные названия населенных пунктов в России



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Тело пропавшей два дня назад школьницы нашли на востоке Москвы





Путин в России и мире
Москва

«Недоволен и беспокоится»: WSJ узнала о реакции лидера КНР на визит Путина в КНДР


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Независимая политика Венгрии привела в ярость США


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Мать рэпера Тимати Симона Юнусова назвала его девушку хорошей



Москва

Приостановлено движение поездов на МЦК

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net