Миңнеханов Валерий Фальков белән уртак программаларның үтәлеше турында фикер алышты
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәрендә Россиянең фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Миңнеханов һәм Фальков берничә уртак профильле программаны үтәү мәсьәләләре, шулай ук Татарстан белән Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгының 2021 елда хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар. Алдан Россия Мәгариф һәм югары белем бирү министрлыгы башлыгы Иннополис университетының күзәтү советының яңартылган составына кергән иде. 2020 елның 3 декабрендә ул совет утырышында катнашты.