Тарихчы: Метрикаларда «Башкорт», «Игенче», «Падишаһ колы» дигән сословиеләр очрый
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Актаныш районы Байсар, Мәчти, Актанышбаш, Иске Кормаш, Такталачык авылларының метрика документларын өйрәнгән тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова «Башкорт», «Игенче», «Падишаһ колы» кебек сословиеләр очраганын әйтте. Бу хакта ул «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе» төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә сөйләде. «Байсар, Мәчти, Актанышбаш, Иске Кормаш, Такталычык авылларының метрик язмалары 1870-1880 елларына карый. Метрика язмаларында „Крестьян“, „Игенче“, „Мулла“, „Имам“, „Нәзир“, „Типтәр“, „Башкорт“ дигән сословиеләр күренә, хәтта "падишаһ коллары" дигәнен дә очратырга туры килде. Дәүләт крестьяннарын мулла шулай яздырган булган», — дип аңлатты ул. Галимә мондый төр документларда теркәлгән вакытта кешеләрнең нинди милләттән булуы мөһим түгеллеген искәртте. Ул документларның салым җыю, халыкның исәбен булдыру өчен, яшен билгеләү өчен эшләнгәнен билгеләп үтте. «Диния нәзарәтенең метрика тутыру кагыйдәләре буенча сословияне язу таләп ителмәгән. мулла, мещан, дворян кебек кешеләрне генә теркәгәннәр. Муллалар авылның башка катлам кешесен дә билгеләп барган. Алар моны үз теләкләре белән эшләгән», — диде Эльмира Сәлахова.