Ике алдынгы команда арасындагы уенда өстенлекне «Ак Барс» алды
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» командасы Омск шәһәренең «Авангард» хоккейчыларына каршы уенда җиңде. Матч 3:1 исәбенә төгәлләнде. «Ак Барс» һәм «Авангард» командалары — Континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясенең ике лидеры. Бу сезонның дүрт уенның икесендә «Ак Барс», икесендә «Авангард» җиңде. Командалар җиңүләрен өйдәге уеннарында яулады. Әлеге матчта «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов уйнамады, бозда капитан вазифаларын һөҗүмче Артём Лукоянов үтәде. «Авангард» капитаны — 2009, 2010 елларда Казан командасы составында ике тапкыр Гагарин Кубогын откан Алексей Емелин. Беренче период. Дүртенче минутта «Авангард» сакчысы Алексей Береглазов исәпне ачты (0:1). Җиденче минутта «Ак Барс»ның хәзерге уенчысы Стефан Да Коста Казан командасының элекке уенчысы Иржи Секач белән каты бәрелеште. Бәрелүдән бозга егылган Иржи Секач башын бортка бәрде һәм, табиб ярдәме кирәк булу сәбәпле, киенеп-чишенү бүлмәсенә кереп китәргә мәҗбүр булды. Унынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Станислав Галиев исәпне тигезләштерә алды (1:1). Икенче период. Сигезенче минутта «Ак Барс» сакчысы Андрей Педан гол кертте (2:1). Өченче период. Уникенче минутта «Ак Барс»ның бүгенге капитаны Артём Лукоянов «Авангард» капкасына өченче алканы кертте (3:1). Командалар составы: «Ак Барс»
Рейдеборн (Билалов);
Доус — Да Коста — Тихонов, Журавлёв — Мёрфи;
Галиев — Галимов — Воронков, Педан — Хенкель;
Песонен — Кормье — Петров, Лямкин — Юдин;
Лукоянов — Глухов — Фисенко (Сафонов), Рукавишников.
«Авангард»
Грубец (Бобков);
Ковальчук — Зернов — Буше, Емелин — Каски;
Секач — Найт — Костин, Береглазов — Чудинов;
Толчинский — Семёнов — Якупов, Соловьёв — Гончаров;
Дедунов — Потапов — Хохлачёв, Чистяков.
17 гыйнвар көнне «Ак Барс» Түбән Новгородның «Торпедо» командасы белән көч сынашачак. Уен Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда 17:30 сәгатьтә башлана.