«Ак бүре» анимацион сериалының беренче серияләре тәкъдим ителде
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәү татарлары автономиясе сайтында «Ак бүре» анимацион сериалының беренче серияләре тәкъдим ителде. Бу турыда Татарстаннның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Проект белем бирүнең алдынгы һәм традицион методикаларын, шулай ук заманча мультипликацион һәм компьютер технологияләрен берләштергән.
Бүре баласы Ак бүре һәм аның дуслары балаларга татарча сүзләр һәм сүзтезмәләр өйрәтәчәк. Оештыручылар «Ак бүре һәр йөрәккә» сүзтезмәсен очраклы гына сайламаган. Туган тел — ул милли мирас хәзинәсен ача һәм буыннар элемтәсен ныгыта торган ачкыч.
Балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән инновацион проектны 2021 ел алдыннан Татарстаннның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм меценат Рөстәм Мәһдиев ярдәмендә «Татармультфильм» студиясе белән Мәскәү татарлары автономиясе ясады.