Казан янында хатын-кызны поезд таптатып үтергән
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан янында хатын-кызны поезд таптатып үтергән. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Транспортта Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте. Фаҗига бүген иртәнге сәгать җиде тирәсендә Тихорецкая — Вахитово юлында булган. Хатын-кыз «Аэропорт — Казан» маршрутындагы электр поезды астына кергән. Хатын-кызга 50-60 яшь тирәсе. Аның шәхесен ачыклыйлар. Урында тикшерүчеләр эшли.