Казанда җиңел автомобиль зебрада үсмер кызны бәрдергән
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда җиңел автомобиль 15 яшьлек үсмер кызны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Кичә кич Волгоград урамында җиңел автомобиль зебра буйлап юл аша чыгып баручы 15 яшьлек үсмер кызны таптаткан.
Нәтиҗәдә, кызның иҗбаш сөяге сынган.