Татарстан юлларында буран аркасында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтен чиклиләр
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). ТР автомобиль юлларында буран аркасында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтен чиклиләр. Бу хакта республика автоинспекциясе хәбәр итә. Бүген М7, Казан — Ульяновск һәм Казан — Оренбург трассаларында һава торышы начарлану сәбәпле, кичке биштән — шәһәрара автобуслар, кичке җидедән - йөк машиналары өчен вакытлыча чикләү кертелә. Фаразлаулар буенча, бүген һәм иртәгә Татарстанда көчле җил, буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә. Температура -22 градуска кадәр төшәчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне мөмкин булган кадәр торак пунктлардан читкә чыкмаска, ә юлдагы штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8-843-533-38-88 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә сорый.