Әстерхан татары: «Татмедиа» белән хезмәттәшлек төбәкләргә файдалы булачак
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән хезмәттәшлек төбәкләр өчен бик файдалы булачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Әстерхан өлкәсенең «Дуслык» Татар милли мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары Данил Хәлморатов әйтте.
«Төбәкләрдә бик күп чаралар уза. Аларны һәрдаим массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртып барырга кирәк. „Татмедиа“ басмалары белән хезмәттәшлек бик файдалы булачак», — диде ул.
Данил Хәлморатов сүзләренчә, «Татмедиа» басмаларын Татарстанда гына түгел, ә җир йөзендәге барлык татарлар күзәтеп бара.
«Басмаларда урнаштырылган чараларның статусы күтәрелә, блогерлар да күбрәк таныла алачак. Социаль челтәрләрдә аккаунтка раслау тамгасы аласы килгән кешеләр өчен массакүләм мәгълүмат чараларында басылу бик файдалы булачак. Моннан тыш, үткәргән чаралар турында хисап тотканда да җиңел булыр, дип уйлыйм», — диде Әстерхан өлкәсенең «Дуслык» Татар милли мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, алдагы көнне «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә «МАКСАТ» яшь татар лидеры мәктәбе һәм «ZAMAN» блогерлар мәктәбенә кергән 70тән артык делегат белән очрашу узды . Анда блогерларның «Татар-информ» һәм башка басмалар белән актив рәвештә мәгълүмат алышуы һәм шул рәвешчә бер-берсен һәм татар контентын арттыру турында сүз барды.