«Татмедиа» чыгарган беренче татар китабы Милли китапханәдәге фестивальдә сатыла
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тарафыннан нәшер ителгән беренче татар китабы — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» романы бүгеннән сатуга чыкты. Шимбә һәм якшәмбе ул Казанда Милли китапханәдә китап фестивалендә сатыла.
«Уйламаган көнем юк» — «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә чыкты. Ул 2000 данә белән «Идел-пресс» полиграфия комплексында басылды. Форматы — кесә китабы, йомшак тышлы. Бәясе 100 сум.
«Уйламаган көнем юк» китабы аерым кызыксыну уята, беренче чиратта үзенең форматы белән», — ди «Татмедиа» PR директоры Ләйсән Сафина. Ул хәзерге вакытта китап ярминкәсендә китапның сатылуын күзәтүен әйтте.
Киләсе атнадан «Уйламаган көнем юк» китабы Татарстанның эре шәһәрләрендә матбугат сатучы киоскларда, татар китаплары кибетләрендә, «Татмедиа»дагы әдәби кафеда (Декабристлар урамы, 2нче йорт) сатыла башлый. Татарстан районнарында яшәүчеләр китапны район редакцияләреннән сатып ала алачак. Моннан тыш, китапка заказлар социаль челтәрләрдә «Татмедиа» редакцияләре карамагында булган сиксәннән артык төркем аша кабул ителәчәк.