Декабрьдә Татарстанда авыр формадагы коронавирустан интегүчеләр 15 процентка кимегән
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Декабрьдә Татарстанда авыр формадагы коронавирустан интегүчеләр 15 процентка һәм пневмония белән чирләгән кешеләр саны 10 процентка кимүе күзәтелә. ТР Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«Татарстанда ковидның барлыгы 11412 очрагы теркәлгән. Декабрьдә көн саен туксанга якын очрак теркәлә. Ноябрь ае белән чагыштырганда, декабрьдә Covid-19 белән авыручылар 73 процентка арткан”, - дип сөйләде ул.
Патяшина мәгълүматлары буенча балалар арасында авыручылар өлкәннәргә караганда элеккечә ун тапкыр азрак, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында авыручылар саны арта. “Гаилә белән авыру очраклары арта. Хезмәт коллективларының 74 процентында ковидка каршы чаралар бозылганы ачыклана”, - диде Марина Патяшина.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе Татарстанда яшәүчеләрнең иммунитетын өйрәнү буенча сынау проектының өченче этабына күчте. Ул 18 декабрьдә узачак. Июньдә тикшерелгән кешеләрнең 31 процентында ковидка антитәнчекләр булган. Сентябрь тикшеренүләрендә 45 процентта булган. Өченче этап нәтиҗәләре декабрь азагында билгеле булачак.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе декабрьдә 1354 объектны тикшергән. Хокук бозучылар өлеше кимегән, барлыгы 80 объект ачыкланган яки 6 процент дигән сүз.