Мөхәммәтшин Конституциягә төзәтмәләрне гамәлгә ашыруга багышланган утырышта катнашты
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Конституциягә үзгәрешләрне гамәлгә ашыруны мониторинглау буенча эшче төркем утырышында катнашты. Чара бүген Россия Конституциясе көне алдыннан видеоконференцэлемтә режимында узды. Бу турыда республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча эшче төркем федераль һәм төбәк кануннарына төзәтмәләр кертүне мониторинглау белән шөгыльләнә. Эшче төркемгә Фәрит Мөхәммәтшин кергән.
«Безгә төбәк законнарын үзгәртү белән бәйле тагын бер шактый җитди этапны узарга кирәк булачак. Күп кенә төбәкләр бу эшкә кереште инде», — диде Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе, эшче төркем рәистәше Андрей Клишас.
Төбәк законнарын үзгәртү эше системалы рәвештә башкарылырга тиеш, ә кайбер мәсьәләләрне оператив хәл итәргә кирәк, дип өстәде Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе, эшче төркем рәистәше Павел Крашенинников.
Аның сүзләренчә, РФ Конституциясен үтәү өчен 25 федераль закон проекты кертелде, шул исәптән Владимир Путин тарафыннан 19, тагын алтысы — эшче төркем рәистәшләре. Россия Президенты 17 законны имзалаган инде.
Утырышта шулай ук Конституциягә төзәтмәләренең кабул ителгәннәренә карата халыкның мөнәсәбәте турында социологик тикшеренү нәтиҗәләре каралды. Тикшеренү мәгълүматлары буенча, аларның җәмгыятьтә актуальлеге һәм хуплануының югары дәрәҗәсе саклана. Россиялеләр арасында уникаль табигый күптөрлелекне саклау һәм яклау, балаларга социаль ярдәм күрсәтү, фәнни-технологик үсешкә ярдәм итү, пенсияләрне һәм пособиеләрне индексацияләү белән бәйле төзәтмәләр иң популяры булган.