«Алтын Казан» мюзиклы яңартып язылган, ләкин беренче куелыш хитлары сакланган
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). «Алтын Казан» мюзиклының 2014 елгы беренче куелышыннан соң әсәрнең яңа вариантына үзгәрешләр кертелсә дә, хитлар булып аерым яшәгән арияләр сакланган. Бу хакта спектакль башланыр алдыннан композитор Эльмир Низамов әйтте.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Алтын Казан» мюзиклы башланып китте. Спектакль «Үзгәреш җиле» проекты кысаларында куелды. Ул ике көн күрсәтеләчәк.
Мюзиклны Михаил Панджавидзе беренче мәртәбә 2014 елны беренче мәртәбә куйган иде. Ул вакыт ул рок опера дип тәкъдим ителде. Хәзер ул мюзикл буларак нигездә шушы ук состав белән яңартып куелды.
Яңа куелыш өчен Эльмир Низамовка мюзиклга үзгәрешләр кертергә туры килгән. Яңа җырлар язылган. «Санап та караган идем инде — яртысыннан артыгы үзгәрде», ди ул.
«Алтын Казан» — Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган беренче милли мюзикл.